Җиңүчегә бүләкне ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "Созвездие-Йолдызлык - 2023 "эстрада сәнгатенең XXIII ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисеның махсус стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Бүләккә республиканың төрле районнарыннан 40 бала лаек булды. Алар арасында питрәчле дә бар. Бу - Шаляпин стипендиясе иясе, Аухадиев исемендәге Казан музыка көллияте студенты Роберт Миңнуллин.