Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчле «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңүче булды

Районда яшәүче Роберт Миңнуллин лауреат булды

«Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концерты 19 апрельдә узды. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында И.В. Аухадиев исемендәге Казан музыка көллияте студенты Роберт Миңнуллин «Эй ухнем» рус халык җыры белән чыгыш ясады һәм «Вокал-соло» номинациясендә (олы төркем) беренче урынны яулады. 

Талантлы егетне грамота, кубок һәм медаль белән бүләкләделәр. Аны район башлыгы Илһам Кашапов та котлады.

- Дөресен генә әйткәндә, мин чыгыш ясаганда җиңү турында уйламадым. Тамашачыларга ошасын өчен матур җырларга кирәклеге турында гына борчылдым. Җиңүем белән, һичшиксез, бик канәгать, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Роберт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса