Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчлеләр ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык 2023» фестивалендә җиңүчеләр булдылар

Алар призлы урыннар алдылар

Мамадыш шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык 2023» XXIII еллык ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең чираттагы зона этабы узды. Чара Татарстан Республикасының төрле почмакларыннан 1200дән артык катнашучыны - 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге балаларны һәм яшьләрне җыйды. Талантлы питрәчлеләр дә үзләренең иҗади номерларын лаеклы тәкъдим итә алдылар. 

«Вокал-соло» номинациясендә беренче урынны Роберт Миңнуллин (Питрәч), Эльзира Яруллина (Ленино-Кокушкино); «Конферанс» номинациясендә "Перчинки" дуэты Савелий Демидович һәм Виктория Антонова (Питрәч авылы); «Хореография» номинациясендә (кече төркем) «Пластилин» хореография студиясе (Питрәч) алды. 

«Вокал-соло» номинациясендә икенче урынны Данил Сабирҗанов (Питрәч), «Бравые ребята» триосы (Питрәч), Кирилл Спичков (Питрәч), Кямран Сәлимгәрәев (Яңа Шигали), Артур Золин (Питрәч), Ильяс Зубаеров (Питрәч), Полина Назарова (Питрәч) һәм Алина Миндубаева (Ленино-Кокушкино); «Конферанс» номинациясендә (өлкән төркем) Камилә Сәлимгәрәева (Яңа Шигали) һәм Богдан Николаев (кече төркем, Яңа Шигали); «Хореография» номинациясендә «Әкият» хореография коллективы (Питрәч), шулай ук "Пластиилин" хореография студиясе (урта төркем, Питрәч) алды.

Өченче урын өчен диплом белән "Гретта" халык үзешчән хореография коллективы (урта төркем, Кощак авылы) бүләкләнде.

Жюриның махсус призы «Иҗади эзләнү» өчен «Вокал-соло» номинациясендә (өлкән төркем) Алина Мингазовага (Ленино-Кокушкино авылы) һәм «Гретта» Халык үзешчән хореография коллективына (кече төркем, Кощак авылы) тапшырылды. 

Балалар истәлекле дипломнар, медальләр һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Ә зона этабында җиңүчеләр 8-12 апрельдә Казанда узачак суперфиналга махсус чакыру алдылар. Хәзер яшь талантларга ике гала-концертта чыгыш ясау мөмкинлеге өчен көрәшергә туры киләчәк, алар «УНИКС»та  (13 апрельдә) һәм «Пирамида»да (24 апрельдә) узачак. 

 

Наилә Җиһаншина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса