Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчлеләр милли стильдә фотога төшеп, бүләккә чәк-чәк ота ала

Иң күп “лайк” җыйган кеше җиңәчәк.

10 июньдә Питрәчтә узачак Сабантуйда һичшиксез, бәйрәмдә туганнарыгыз, артистлар белән фотога төшәчәксез. Халык уеннарында катнашканда сез камера кадрына эләгә аласыз. Бу юлы фото өчен бүләк алырга мөмкин.

Моның өчен киемегездә яки кулыгызда нинди дә булса татар милли элементы булырга тиеш – сез халык костюмында, башыгызга түбәтәй яки калфак, муеныгызга ниндидер бизәнү әйбере кия аласыз, яисә инде кулыгызга ашамлык тота аласыз – мәсәлән, өчпочмак яки чәк-чәк.

Фотоны ВКонтакте социаль челтәре битендә #СабантуйПестрецыВперед хэштегы белән урнаштырыгыз. Моны 14.00гә кадәр эшләргә кирәк.

Тагын бер шарт – сез безнең «Пестрецы-информ» төркеменә язылган булырга тиеш. 

Иң күп “лайк” җыйган кеше җиңәчәк. Аңа район газетасы редакциясеннән зур чәк-чәк һәм сувенир статуэтка бүләк ителәчәк.

 

"Татмедиа" АҖ
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса