Алар беренче һәм икенче урыннар алдылар

Питрәч районының талантлы һәм иҗади яшьләре «Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының республика телевизион фестивалендә катнаштылар.
Кичә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган гала-концертта фестивальнең суперфиналында җиңүчеләрне бүләкләделәр. 1 урынны «Сезам» хореография квартеты, икенчене Руфинә Гафурова алды.