Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчлеләр Саба районында картлар йортында булдылар

Иҗат коллективы интернатта яшәүчеләргә тәм-томнар алып килде һәм аларга җыр-музыка аша яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Район мәдәният бүлеге вәкилләре Сабаның Лесхоз поселогында картлар һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен интернат-йортында булдылар. Анда 85 кеше, шул исәптән Питрәч районыннан алты кеше бар.

Иҗат коллективы интернатта яшәүчеләргә тәм-томнар алып килде һәм аларга җыр-музыка аша яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Монда яшәүче иң яшь кешегә – 25 яшь, иң өлкәненә – 91 яшь. Алар Татарстанның төрле районнарыннан, ә 67 яшьлек Нина Трушина Питрәч районыннан. Ул монда икенче ел яши.

– Безне яхшы карыйлар, без Казанга концертларга, экскурсияләргә барабыз. Елына бер тапкыр кызымда кунакта булам, – дип билгеләп үтте ул.

Тегермән Тавы авылыннан 70 яшьлек Алексей Таланов интернат-йортка бер ел элек килгән, Питрәчтә ПМКда эшләгән.

– Бездә картлар һәм инвалидларга яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган. Дүрт тапкыр ашатабыз, ял итү өчен кызыксыну түгәрәкләре оештырабыз, анда эш социаль технологияләр кулланып алып барыла. Бу фитнес та, скандинавия йөреше дә, туризм да, – дип санап үтте интернатйортның социаль эш буенча белгече Альбина Вәлиева.

Рус һәм татар җырларыннан торган концерт интернатта яшәүчеләргә ошады. Алар һәр чыгышны алкышларга күмделәр һәм хәтта биеделәр һәм җыелышып истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса