Халык бәйрәме киләсе ял көнендә узачак.
Питрәчтә 10 июньдә халык күңел ачулары традицион рәвештә стадионда наратлыкта узачак. Бәйрәм дәвамында сәүдә мәйданчыклары, фотозоналар эшләячәк.
БӘЙРӘМ ПРОГРАММАСЫ
10.00 - тантаналы ачылыш;
11.00-13.00 - ат чабышлары;
11.00-13.00 - милли уеннар;
13.00-14.00 - спорт ярышлары: армрестлинг, гирь күтәрү, волейбол;
11.00-15.00 - Казан шәһәре артистлары һәм районның үзешчән коллективларының төп сәхнәдә концерт чыгышлары;
11.00-15.00 - балалар аттракционнары һәм интерактив мәйданчыклар эше;
13.00-15.00 милли көрәш.