Питрәчлеләрне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗаты концертына чакыралар
Мәдәният

Питрәчлеләрне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗаты концертына чакыралар

Ул бүген, 6 декабрьдә, 14.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак

Питрәчтә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗат концерты узачак.

Программада җырлар, музыка коралларында уйнау, шигырьләр уку булачак. Фойеда декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе ачылачак.

Фестиваль бүләкләү белән тәмамланачак. Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.