Питрәчнең «Кояшкай» балалар бакчасында «Аулак өй» кичәсе үткәрелде
Мәдәният

Питрәчнең «Кояшкай» балалар бакчасында «Аулак өй» кичәсе үткәрелде

Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында

Питрәчнең "Кояшкай" балалар бакчасында балаларны Татарстанда яшәүче халыкларның милли йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан "Аулак өй" кичәсе үткәрелде.

Кичә элек-электән сакланып килгән җырлы-биюле уеннар белән башланып китте. Балалар "Кәвәл авылы көе", "Бас әле станокка" җырларын башкардылар,"Чабата" милли биюен бик теләп биеделәр. Шулай ук мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар да әйттеләр, шигырьләр сөйләделәр.

Кичәдә балалар барысы да милли киемнәрдән булдылар. Ә өй эче чигелгән милли сөлгеләр, мендәрләр, салфеткалар, тукылган эскәтертләр белән бизәлгән иде. Остәлдәге сый-хөрмәтләр дә кичәне бизәп торды.