Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчтә Кариев театры баш режиссерының юбилей кичәсе узачак

Чара туган якны өйрәнү музеенда узачак

29 мартта 14 сәгатьтә Питрәч туган якны өйрәнү музеенда Кариев театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюповның 60 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узачак. Керү ирекле.

1964 елның 28 нче мартында Татарстан Республикасының Питрәч районы Шәле авылында туа.
1988 елда СССР Кече театры каршындагы М.С.Щепкин ис. Мәскәү Югары театр училищесын, 1995 елда – Е.Б.Вахтангов исемендәге Академия театрының Б.Щукин ис. Мәскәү Югары театр училищесында режиссерлык факультетын тәмамлый.
1995 елда - Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры.
1996 елдан Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры булып эшли.
2002 елдан Казан татар дәүләт яшь тамачы театрының баш режиссеры булып билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса