Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шәле авылы балалар бакчасында татар кызлары һәм малайлары көч сынашты

Бәйгедә район балалар бакчасыннан 13 кыз, 8 малай катнашты.

Шәле авылында "Тургай" балалар бакчасында дүртенче тапкыр район күләмендәге “Татар кызчыгы – 2024”, “Татар малае – 2024" бәйгеләре булып узды.

Бәйгедә район балалар бакчасыннан 13 кыз, 8 малай катнашты. Кызлар берсеннән-берсе моңлы бишек җырлары көйләсә, җитез малайлар баудан аркан ишүдә сынатмадылар.

Кызлар өйдә әниләре белән бергәләшеп пешергән татар халкының милли ризыкларын алып килде, малайлар нәсел шәҗәрәләрен өйрәнеп тамашачыларга тәкъдим итте.

"Татар кызчыгы – 2024" исеменә Шәле авылының "Тургай" балалар бакчасыннан Алеева Камилә һәм “Ивушка” балалар бакчасыннан Ралинә Дәминова ия булдылар.

"Татар малае-2024" исемен Көек авылының "Золотая рыбка" балалар бакчасыннан Данир Вафин алды. Калган катнашучыларга исә төрле номинацияләрдә исемнәр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса