Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Танылган актерлар Питрәч басуларында нишли?

Көлкәмәр авылында туган якташыбыз Александр Далматов (Долгов) безнең районда Бөек Ватан сугышы чоры турында фильм төшерә

Равил Шәрәфиев һәм Дания Нуруллина Питрәч басуларында урак белән иген ура, аларны колхоз бригадиры – Резедә Сәләхова күзәтә… Юк, бу минем фантазиям генә түгел.  Татарстанның танылган актерлары, чыннан да безнең районга килделәр, ләкин ашлык җыярга түгел, ә татарча фильм төшерергә.

Нәфис фильм Нурихан Фәттахның “Кырык дүртнең май аенда” повесте буенча төшерелә. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына һәм язучының 95 еллыгына багышлана.

– Фильмда яшь кыз Хәмдия язмышы күрсәтелә: колхозчы, ударник, бригадир, ул үз теләге белән урман кисәргә китә. Аның язмышы катлаулы, әмма шул ук вакытта зур дәрәҗәгә лаек. Аның образы аша сугыш вакытында хатынкызларның хезмәтен, аларның  илебездәге тынычлык хакына нәрсәләр эшләүләрен һәм нәрсәләрне корбан итүләрен күрсәтәсем килде. Чөнки сугыш вакытында бөтен авырлык  нәкъ менә хатын-кызлар һәм кызлар  җилкәсенә төшкән. Фильм хәзер дә актуальлеген югалтмый, –  дип үз идеяләре белән уртаклашты кинорежиссер Александр Далматов.

Безнең редакция төркеме килгән вакытта егерме кешедән торган төшерү төркеме Хәмдиянең авылдашы Сәлим белән очрашу күренешен төшерергә 
әзерләнә иде. Эпизод Чыты авылы янындагы басуда төшерелә. Төп рольдәге Хәмдияне Тинчурин исемендәге театр актрисасы Резедә Сәләхова башкара. Бүген ул үз гомерендә беренче тапкыр атны арбага җиккән булса да, аның белән инде тәҗрибәле ат йөртүче кебек идарә итә.

– Безнең һөнәребез шундый – барысын да белергә тиешбез, – диде ул елмаеп. - Минем герой бик ихлас, әмма шул ук вакытта көчле рухлы хатын-кыз. Ул бригадир, чабып барган атны да туктата ала... Ләкин сугыш, ачлык һәм якын кешесенең хыянәте аны сындыра. Аның образы күпкырлы һәм кызыклы. Мин премьераны түземсезләнеп, шул ук вакытта дулкынлану белән көтәм. Төп рольне башкару һәр актер өчен дә бик җаваплы, – дип сөйләде ул.

Эпизодик рольләрдә җирле халык та төшә. Чыты мәдәният йорты җитәкчесе Миннур Шәмсетдинов төп геройның абыйсы ролен башкара. Бу аның кинематографиядә икенче тәҗрибәсе.

– Александр үзе минем белән элемтәгә керде. Минем шәхси музеем бар, аңа Бөек Ватан сугышы чорындагы кайбер экспонатларны биреп тордым. Шуннан соң режиссер мине актер буларак та чакырды. Мин мондый проектларда аеруча кызыксынып катнашам. Соңгы тапкыр Илшат Рәхимбайның “Микулай” фильмында төштем. Кызык килеп чыкты, Питрәч җирендә башта татар кешесе керәшеннәр турында фильм әзерләде, аннары Александр Далматов сугыш вакытында татарлар тормышы турында фильм төшерә, – дип билгеләп үтте Миннур.

Фильмны әзерләү процессында Күн, Шәле, Чыты авыллары мәдәният йортлары, Керәшен Сәрдәсе музее да төшерү төркеменә бик зур ярдәм иткән. 

 

Көлкәмәр, Чыты һәм Талкыш авыллары янында ике көн җәйге күренешләр төшерелде. Август аенда шул ук авылларда кырыгынчы елларны хәтерләткән йортлар, авыл халкының шул чорлардагы көнкүрешен чагылдырган соңгы төшерүләр узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса