Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Владимир Путинны безгә чакырасым килә”

"Ел хатын-кызы, ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсның зона этабында "Ел үрнәге" номинациясендә җиңүче "Форпост" үзәге директоры, "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасының район бүлеге рәисе Наилә Таҗиевадан хәбәрчебез хис-кичерешләре белән уртаклашуын сорады.

Ел саен үткәрелә торган "Ел хатын-кызы, ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсы,чыннан да, үрнәк алырлык бик күп гүзәл затларны бергә җыя.

- Наилә Камилевна, көндәшләрегезнең һәм безнең район командалары катнашучыларының чыгышларын сез ничек бәялисез?

- Безнең районны чыннан да үрнәк булып торган катнашучылар тәкъдим итте. Бу үз эшләренә, район үсешенә күңелләрен биреп эшләгән профессионаллар. Шуңа күрә барлык чыгышлар да якты, кызыклы, "бер сулышта" булды. Мине чыннан да бу конкурста катнашучыларның күбесе таң калдыра - алар барысы да актив, креатив, профессиональ, якты, карьера белән гаиләләрен искиткеч берләштерәләр. 2015 елда "Өченче яшь героинясы" булган Бөек Ватан сугышы баласы Гөлҗиһан Айнуллина әле һаман да хәтеремдә, ул минем өчен хәзер дә - героизм, эш сөючәнлек һәм тормышка карата мәхәббәт үрнәге.

- Быел жюри күңелен яулаган серләрегезне ачыгыз әле?

- 2016 елда мин җитәкләгән оешмаларда күп җиңүләр һәм казанышлар булды. Мәсәлән, "Безнең Татарстан" яшьләр форумында "Иҗтимагый танылу" номинациясендә җиңү һәм 1 нче урын, күп кенә кызыклы, якты чаралар һәм социаль-файдалы эшчәнлек, минем тәрбияләнүчеләрем - "Форпост" МПД һәм "аграрка"ның республикада күп кенә казанышлары булды. Без бергә экстремизм һәм терроризм профилактикасына, яшьләрдә антикоррупцион тәрбия, үсеш һәм патриотизм формалаштыруга юнәлдерелгән проектны гамәлгә ашыра торган муниципаль һәм республика оешмаларыннан килгән хуплау хатлары да ярдәм итте дип уйлыйм. Жюри без район ярдәмендә үткәргән "Скорлупино" фестивален, аны Россия дәрәҗәсендә алга этәрүне, туризм үсеше мәсьәләләрен, актив грантлы эшчәнлекне һәм башкаларны бәяләвенә ышанам. Әлбәттә, шәхси һөнәри казанышлар да бәяләнде. Бу казанышларның барысы да - зур, планлы, көндәлек, күп көч таләп иткән эш һәм зур тәҗрибә нәтиҗәсе. Шулай ук жюрида күп уңай тәэсир уяткан ярдәмчеләремнең якты чыгышлары да, без моны сәхнәдән күреп тордык, һәм бу миңа энергия һәм дәрт биреп торды.

- Ә сезгә кем яхшы булышлык күрсәтте?

- Минем ярдәмчеләрем - "Форпост", "аграрка" активлары, без төрле чараларда бергә очраша торган "Пластилин" коллективы балалары, җитәкчеләр - Елена Лифанова, Ирина Моисеева булды. Ә минем төп ярдәмчеләрем - гаиләм, ул мине һәрвакыт хуплый һәм миңа иҗтимагый эшчәнлектә булыша.

- Конкурста җиңгәннән соң сезнең өчен нәрсә үзгәрәчәк?

- Нигездә, берни дә үзгәрмәс, дип уйлыйм. Без шулай ук актив эшләячәкбез, һәм инде хәзер безнең эштә Россия һәм региональ конкурсларның күп кенә документлары, быел халыкара дәрәҗәдә үткәрергә планлаштырылган "Скорлупино" фестивале, ә бу бик зур җаваплылык таләп итә.

- Сез конкурста Владимир Путин белән фотога төшергә теләвегез турында әйткәнсез, ә сез аңа нәрсә дип әйтер идегез?

- Бу, әлбәттә, шаярту, әмма, әгәр мондый очрашу булса, мин, һичшиксез, районыбызның туристлык һәм башка мөмкинлекләре, үсеш перспективалары турында сөйләр идем һәм безгә "Скорлупино" фестиваленә чакырыр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса