Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа клубта беренче концерт

- Без бу вакыйганы 30 ел көттек. Ул вакытта әле мәктәптә генә укый идек. Ниһаять, оныкларыбызга булса да әлеге бәхет елмайды, - дип сөенә Богородск авылында яшәүче Надежда Петухова. Ул үзенең кызы һәм кечкенә оныгы белән "Авыл клублары" программасы буенча төзелгән яңа мәдәнят йорты ачылышын карарга дип килгән. Бу көн...

Чыннан да, Богородск авылында яңа мәдәният йорты ачу зур тантанага әверелде. Авыл клубы каршындагы мәйданчык аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән, көчле музыка уйный. Республикадан киләсе олы кунакларны көткән арада районның төрле дәрәҗәдәге фестиваль-конкурсларында җиңүче яшь талантлары җыелган халыкка берсеннән-берсе матур чыгышларын бүләк итте. Ә җыелган халык арасында олысы да, кечесе дә бар иде. Яшь әни Ольга Кокорина да клуб ачылуга сөенеп бетә алмый, балалар өчен төрле чаралар оештырылыр дип өметләнә ул. "Булачак!" - дип ышандыра Богородск мәдәният йорты директоры Лилуза Сафина.
- Клубта спорт секцияләре, бию түгәрәге эшләячәк. Шулай ук остаханәләр булачак, тегү бәйләү рәсем ясау серләренә төшендерәчәкбез. Мәдәният йортында дискотека, концертлар уздырачакбыз. Боларны без элек тә эшли идек инде, тик уңайлыклар булмаган шартларда. Элек бит клуб ролен мәктәп спортзалы үтәде. Ә хәзер без яңа һәм якты бинада эшләячәкбез.
Әйтергә кирәк, Богородскида мәдәният йортты гына түгел, ә күп функцияле үзәк төзеделәр. Монда бер түбә астына авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты һәм авыл җирлеге урнашкан. Күптән көтелгән әлеге үзәк "Авыл клублары" программасы кысаларында төзелгән.
Авыл халкын истәлекле вакыйга белән тәбрик итәргә Питрәч районы башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Дияров килде. Ул быел районда авыл халкының тормышын яхшырту юнәлешендә эшләүче 8 программаның гамәлдә булкын әйтеп китте.
- Аларны тормышка ашыру өчен хөкумәтебез 180 миллион сум акча бүлеп бирде. Моның өчен без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бүгенге вакыйга халыкны кайгыртуның тагын бер мисалы.
Авыл халкын бу көнне Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да тәбрик итте. Ул бүген башкалабызның гына түгел, республикабызның башка торак пунктларының да яңаруын, матураюын әйтеп китте.
- Без республикабызның барлык авыл-шәһәрләре яңарсын, үсеш алсын дип тырышабыз. Бүген бу күп функцияле үзәкнең ачылуы әлеге юнәлештә чираттагы адымыбыз, - диде министр.
Соңыннан Ирек Фәйзуллин яңа бинаны төзүдә зур өлеш керткән төзүчеләр Андрей Евстегнеев һәм Руис Мәүлүтовка министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды. Ә башкарма комитет җитәкчесе "Новострой +" хуҗалыгы Ленар Григорьевка, "Кощак инженерлык челтәрләре" хуҗалыгы директоры Фидаил Шәяхмәтовка, Богородск мәдәният йорты директоры Лилуза Сафинага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Истәлекле көндә Богородск авылы халкын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы вәкиле Гали Габдерахманов һәм башкалар котлады.
Ниһаять дулкынландыргыч мизгелләр җитте. Мактаулы кунаклар ал тасманы кисте, барлык кунаклар, авыл халкы мәдәният йортының эченә үтте. Биредә әлеге тантана уңаеннан оештырылган беренче концерт башланып китте. Богородск клубы сәхнәсендә бу көнне районның иң якты йолдызлары чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса