Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

10 питрәчле республика олимпиадасы призерлары булды

Укучылар дипломнар белән бүләкләнде

Питрәч районы укучылары "Олимпка юл" республика фән олимпиадасында катнашты.

Химия буенча призлы урыннарны Ленино-Кокушкино мәктәбеннән унынчы сыйныф укучысы Кәрим Гыйззетдинов һәм Питрәчнең 1 нче мәктәбеннән сигезенче сыйныф укучысы Лия Таҗиева яулады. 

Инглиз теле буенча призлы урыннарны 4 кеше алды: "Алгоритм" лицееның алтынчы сыйныф укучысы Кәрим Гузаиров, Питрәч 1 нче мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Аделя Ситдикова, шулай ук «Күп профильле лицей»ның тугызынчы сыйныф укучысы Карина Вәлиева һәм Ленино-Кокушкино мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Розалина Абрамова.

Тарих буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадасында Кощак мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Игорь Цыкин призер булды.

Татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Питрәчнең 2 нче мәктәбе укучысы Ралина Шәмсетдинова һәм Ленино-Кокушкино мәктәбе укучысы Эльзира Яруллина призер булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса