«Аңларга, бәяләргә, сакларга»
Питрәч «Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре Апакимова Р.Х. белән экологик тәрбия бирү буенча: «Аңларга, бәяләргә, сакларга» - дип аталган кызыклы дәрес үткәрделәр.
Әлеге дәреснең максаты: балаларның алдагы дәресләрдә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү. Дәрес барышында тэрбиялэнучелэрнен белем дәрәҗәлэренен нэтижэсе куренде. Дэреснен беренче өлеше әңгәмә формасында узды, балалар белән, безнең тормышыбызда табигатьнең нинди роль уйнавы,безнең хисләребезгә ничек тәэсир итүе, табигатебезнең матурлыгын саклар өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләштек. Дәрес уңай халәттә узды. Соңыннан табигатебезне саклар өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында фикер алыштырдылар, үтелгән дәрескә кызыксыну уяттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа