Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Югары сыйныф укучылары яңа фән өйрәнә башлый

Ул бишенче-тугызынчы сыйныф укучылары өчен каралган

Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә балаларны башлангыч һәм төп гомуми белемнең яңа белем бирү стандартлары буенча укыта башладылар. Мәктәпләрдә «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» дигән яңа фән кертелә, аны бишенче-тугызынчы сыйныф укучылары өйрәнәчәк.

Яңа фән программага әкренләп кертеләчәк, диделәр Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә. Әлеге теманы өйрәнү укучының шәхесен үстерүгә, укучыларны Россиядәге традицион рухи-әхлакый кыйммәтләргә өйрәтүгә йөз тота, диделәр ведомствода. Аерым алганда, яңа фән укучыларга үз этник төркемнәренең мәдәни кыйммәтләрен аңларга ярдәм итәр, җәмгыятьтә үз-үзенңне тоту кагыйдәләренә һәм нормаларына өйрәтер дип көтелә.

Искәртеп үтик, бу уку елыннан башлап Татарстан мәктәпләрендә «Дәүләт теле буларак тара теле» дигән яңа фән кертелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса