Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч укучысы тарих буенча БДИны йөз баллга тапшырды

Аның сүзләренчә, нәтиҗәләр көтелгәннән дә яхшырак булган

Питрәч икенче мәктәбе укучысы Виктория Галкина тарих буенча бердәм дәүләт имтиханын йөз баллга тапшырды.
 

БҮЛМӘДӘ БЕРҮЗЕ ҺӘМ ИКЕ КҮЗӘТҮЧЕ ГЕНӘ

Имтихан бирү көне алдыннан унберенче сыйныф укучысы ярты көнен тест биремнәрен, дәреслекләрне карап үткәргән, ә төш вакытыннан соң үзенә ял биргән. Дус кызы белән урамда йөргән, кичке аштан соң иртәрәк йокларга яткан. Сәгать алтыда торып, әзерләнә башлаган, музыка тыңлап алган, билгеләнгән вакытка мәктәпкә килгән. Тик аннары сыйныфташларының дулкынлану һәм борчылу хисе аңа да күчкән.

Тарихны 16 кеше тапшырган, ә бер аудиториягә 15 кеше генә сыя. Шулай итеп Виктория утырган кабинетта бары тик ул, ике күзәтүче, һәм һәр хәрәкәтне күзәтеп торучы видеокамера гына булган.

– Башта ничектер уңайсыз иде. Нәтиҗәдә, моның яхшыга гына булуын аңладым. Тыныч кына утырасың, тирә-якта тынлык, беркем дә шауламый. Тарих – кызыклы фән. Өстәвенә, миңа барысы да гади кебек тоелды: даталарны һәм вакыйгаларны гына истә калдырырга кирәк. Чынлыкта исә авыррак, әмма түзәрлек. 3,5 сәгать эчендә 21 биремне үтәргә кирәк иде. Миңа 3 сәгать җитте, – дип билгеләп үтә йөз балл җыючы.

Аңа Иван Грозныйның идарә итүе темасы эләгә, ә ул аның биографиясен бик яхшы белгән була.

– Аны күпләр мәрхәмәтсез кеше дип саный, ләкин, минемчә, бу авыр балачак аркасында. Аның әтисе бик иртә вафат була, шуңа күрә ул тәхеткә иртә утыра. Боярлар хакимият өчен көрәшә, бу аның психикасына йогынты ясый, – дип саный Виктория.

Кыз имтиханның беренче өлешен ышанычлы үтә, ә икенчесендә исә шикләнүләр башлана. Соңгы сорау чит ил тарихына, 17 гасырдагы Англиягә кагылган була. Ул ахыргача дөрес җавап биргәнменме-юкмы дип шикләнә. Баллны төшермиләр. Димәк, ялгышмаган.

– Иртән гомуми чатларда сыйныфташлар, имтихан нәтиҗәләре билгеле булды, дип яза башладылар, – дип искә ала кыз йөз балл алуы турындагы хәбәрне белгән көн турында. – Мин Интернетка кердем, мәгълүматны карыйм, анда 100 балл! Үз күзләремә үзем ышана алмадым. Моның дөрес булуына инану өчен берничә тапкыр тикшердем. Аннары сыйныф җитәкчесенә, сыйныфташларыма хәбәр иттем, – дип сөйли ул.


«ТЫРЫШ ҺӘМ МӨСТӘКЫЙЛЬ»

Ул сынауларга сентябрьдән үк, унберенче сыйныфка күчкәч ныклап әзерләнә башлый. Мәктәптә укудан тыш, атнага өч тапкыр түләүле онлайн-өйрәнү уза, ул айга якынча 3000 сумга төшә. Вебинарлар тыңлый, аннары өй эшләрен башкара, зачетлар тапшыра. Бу югары сыйныф укучысына җитәрлек кебек тоела, шуңа күрә репетиторларга йөрми

. – Мин мәктәптә 14 ел эшлим, – ди аның укытучысы Энҗе Сәйфетдинова. – Минем хәтердә ул шундый камил эш башкарган беренче укучы. Чөнки бу катлаулы фән, зур күләмле материал өйрәнергә кирәк. Вика үзенең тырыш хезмәте белән шундый уңышларга иреште. Ул яшьтәшләре өчен үрнәк, яхшы, тырыш, мөстәкыйль, җаваплы укучы, – ди ул аның турында.

Алда – чыгарылыш кичәсе, аннары документларны югары уку йортларына тапшырырга кирәк булачак. Викториянең мөмкинлекләре яхшы, ләкин ул әлегә кадәр кая барырга һәм кем булырга теләве турында уйламаган. Күңеле Казан федераль университетының юридик факультетына тартыла. Викториянең әнисе күп функцияле үзәктә белгеч булып эшли, әтисе махсус хәрби операциядә катнаша, хәзер гаиләсе белән бергә ялда.

– Мин имтиханнар тапшырганда әти өйдә юк иде, ул соңрак кайтты. Тиздән китәчәк, аны чыгарылыш кичәсенә ике көн кала озатачакбыз. Әти-әнием булачак һөнәремне үзем сайлавымны тели, – дип сүзен йомгаклый Виктория.

Тарихтан тыш, математиканың база өлешен “бик яхшы” билгесенә, рус телен 91 баллга тапшырган, соңгы фән – җәмгыять белеме буенча нәтиҗәләр әлегә килмәгән.

«Шушы еллар дәвамында, җиденче сыйныфтан башлап, тирә-юньдәгеләр БДИның куркыныч, әмма бик мөһим булуын әйтеп килделәр. Бу юлны үткәч, әзер булсаң, моның бернәрсәсе дә юк икәнен аңладым. Иң мөһиме – тыныч булырга һәм стресска бирелмәскә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса