Питрәч укучылары математик марафонда катнаштылар
Район үзәгенең икенче мәктәбендә кече мәктәп яшендәге балалар өчен республика олимпиадасы булып узды.
Анда безнең районнан 180нән артык укучы катнашты, шулай ук республиканың Спас һәм Теләче районнарыннан да балалар килде. Олимпиада ТР мәгариф һәм фән Министрлыгының Республика олимпиада үзәге һәм район мәгариф бүлеге методистлары тарафыннан оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа