Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Рособрнадзор киләсе елга ЕГЭ һәм ОГЭ расписаниесен тәкъдим итте

Киләсе елда имтиханнарның төп өлешен 1 июльгә төгәлләү планлаштырыла.

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2023 елга Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы расписаниесен тәкъдим итте. БДИны вакытыннан алда тапшыру вакыты – 20 марттан 19 апрельгә, төп вакыты 26 майдан 1 июльгә кадәр. Өстәмә тапшыру көннәре – 6-19 сентябрьдә була.

БДИның төп өлеше 26 майда география, әдәбият һәм химия фәннәреннән имтихан белән ачыла. Информатика һәм чит телләрне телдән тапшыру өчен расписание проекты буенча икешәр көн каралган», – диелә Рособрнадзор хәбәрендә.

Аерым алганда, чит телләр буенча телдән БДИ тапшыру 16 һәм 17 июньдә була, информатика буенча БДИ – 19-20 июньдә булачак.

Рус теле буенча имтихан 29 майга билгеләнгән. База һәм профильле математика буенча БДИны бер көндә – 1 июньдә уздыру планлаштырыла.

Тарих һәм физикадан БДИ 5 июньгә, җәмгыять белеменнән 8 июньгә, биология һәм чит телләр буенча язмача өлеш 13 июньгә планлаштырылган.

Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар да өч өлешкә бүленгән: вакытыннан алда тапшыру – 21 апрельдән 16 майга кадәр, төп өлеше 24 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә өлеш 4-23 сентябрьдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса