Питрәч районы үзәк хастаханәсендә коронавирустан дәвалый башлыйлар
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районы үзәк хастаханәсендә коронавирустан дәвалый башлыйлар

Медучреждениедә ковид-госпиталь ачу йөкләмәсе бирелде.

Бүгенге көндә коронавирус инфекциясе белән авыручы питрәчлеләрне Казанга алып киләләр һәм шунда дәвалыйлар.

Хәзер исә Питрәч районы үзәк хастаханәсендә 25 урынга исәпләнгән вакытлыча ковид-госпиталь ачарга җыенулары билгеле булды. Моның өчен йогышлы авырулар бүлеген үзгәртеп корачаклар. Районда зарарланучылар саны көннән-көн арта.

Бүгенге көндә документлар әзерләнә", - дип билгеләп үттеләр район хакимиятендә.

Районда узган атна ахырына 9956 кеше коронавирстан прививка ясаткан, бу барлык халыкның 32 проценты.