Татарстанда 2024 елгы дуңгыз гриппы эпидемиясе кабатланачак дип көтелә
Сәламәтлекне саклау

Татарстанда 2024 елгы дуңгыз гриппы эпидемиясе кабатланачак дип көтелә

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.

Эпидемиологлар фаразлавынча, Татарстанга дуңгыз гриппы дулкыны киләчәк.

«Без 2024-2025 елларда күзәтелгән H1N1 гриппы эпидемиясен көтәбез – бу дуңгыз гриппы. Ул яшен тизлеге белән тарала һәм еш кына үпкәләрне зарарлавы белән характерлана һәм, димәк, үпкә ялкынсынуының авыр формаларын китереп чыгара», – диде Лопушов.

Табиблар хроник авырулары булганнарга, өлкән яшьтәгеләргә, йөкле хатыннар һәм кечкенә балаларга прививка ясатырга кирәклеген ассызыклый.