3059 кеше ГТОның аерымлык билгесен алган.
Бүгенге көнгә 12 мең питрәчле «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын тапшырган.
Быел Балык Бистәсе районында узган ГТО Җәйге фестиваленең икенче этабында Питрәч районы җыелма командасы 2 нче урынны алды. Аның составын физик культура студентлары һәм укытучылары тәшкил итте. Катнашучылар кыска һәм ерак арага йөгерү, пневматик винтовкадан ату, урыннан озынлыкка сикерү, күтәрелү буенча ГТО нормативларын үтәделәр.
Бер ГТО тест үзәге районда эшли, ул спорт мәктәбе бинасында урнашкан.