Ату буенча беренчелектә дә катнаштылар, хоккей да уйнадылар
ДОСААФның спорт залында оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына пневматик мылтыктан ату буенча район беренчелеге узды. Ә Питрәч бозында бердәм хоккей лигасы беренчелегенең чираттагы турында “1” дивизионында “Пестрецы ХК ирләр командасы “Тимерхан” (Байлар Сабасы) командасын кабул итте.
БЕЗНЕҢ ХОККЕЙЧЫЛАР ҖИҢЕЛДЕ
Уен питрәчлеләр һөҗүменнән башланды, һәм инде 17 секундта безнең һөҗүмче Илшат Заһриев Сабир Янов тапшыруыннан исәпне ачты.
Беренче периодны Питрәч хоккейчылары бик көчле узды һәм аны 4:2 исәбе белән отты. Күп санлы җанатарлар алга таба да нәтиҗәле хоккей көтте. Кызганыч, питрәчлеләр йомшарды һәм икенче периодта ике алка керттерде, ә өченчесендә кунаклар алга чыкты – 5:4. Безнекеләр исәпне тигезли алды. Соңгы минутларда гына сабалылар җиңү алкасын кертте һәм 6:5 исәбе белән матчны төгәлләде.
Бу көнне безнең сакчылар бик йомшак уйнады, барлык голларны да якын арадан керттерделәр. Кунаклар питрәчлеләр капкасына 4х5 форматында уйнаган вакытта ике алка керттеләр.
Бу матчта безнең командадан: Илшат Заһриев (2), Игорь Сорокин, Рамил Исхаков һәм Сергей Мошков голлар белән билгеләп үтелде.
Татарстан чемпионатында ир-атлар командалары арасында “А” төркемендә “Пестрецы” ХК чираттагы уенын Теләчедә үткәрде һәм җирле хоккейчыларны 5:4 исәбе белән җиңде. Питрәчлеләр турнир таблицасында икенче урынны алып тора. Киләсе уен 2 февральдә Байлар Сабасында җирле “Тимерхан” командасы белән узачак.
ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ, АТУ БУЕНЧА ЯҢА ЧЕМПИОННАР
Ату буенча беренчелектә районның ун мәктәбеннән барлыгы 40 катнашучы көч сынашты. Һәрвакыттагыча, югарыда беренче мәктәп егетләре иде, Никита Харченко – беренче, ә Марсель Фәхретдинов - икенче. Пановка авылыннан Данил Волков өченче булды.
Кызлар арасында колайлылар иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Камилә Рәҗәпова район чемпионы булды, Робия Борһанова өченче урынны яулады. Чытыдан Сөмбел Батталова икенче булды.
Гомумкоманда зачетында беренче урынны колайлылар, икенче урынны чытылылар, өченче урынны беренче мәктәп алды. Калган командалар түбәндәгечә бүленде: 4. Пановка, 5. Надеждино, 6-7. Татар Тау Иле, Кощак, 8. Керәшен Сәрдәсе, 9. Ленино-Кокушкино, 10. Икенче мәктәп.
Бүләкләү тантанасыннан соң ДОСААФ рәисе Илдар Бикмөхәммәтов ярышларга йомгак ясады:
- Әлбәттә, командалар яхшы әзерләнгән иде, әмма кайберләренең атуы төгәл түгел. Берничә мәктәп үз командаларын бөтенләй алып килмәгән, ә алда бит республика ярышлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа