Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча Питрәч районы чемпионатының ярымфиналистлары билгеле булды

Бу атнада ярымфиналга чыгучылар һәм кече кубок өчен көрәшәчәк командалар билгеле булды.

Ярымфиналда «Барса» (Питрәч) - «Арсенал» (Ленино-Кокушкино), «Виктория» (Питрәч) – «Аякс» (Ленино-Кокушкино) очрашачак. Бу парларда җиңүчеләр үзләре арасында чемпионны билгеләячәк, ә җиңелүчеләр өченче урын өчен уйнаячак.
Кече кубок өчен финалда «Фортуна» (Шәле) – «Энергия», өченче урын өчен «Феникс» - «Спортинг» (барысы да Питрәчтән) уйнаячак.
Уеннар бер команданың ике җиңүенә кадәр узачак.
Чирекфинал уеннары шундый нәтиҗәләр китерде: «Виктория» - «Олимп» - 7:4, 6:1, «Барса» - «Дортмунд» - 6:3, 4:1. «Арсенал» киеренке көрәштә «Ред Булл»ны җиңде - 3:2, 4:3.
Бары бер парда гына җиңүче өч очрашу нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Беренче уенда «Аякс» пенальти сериясендә Шаледән «Легион»ны отты (төп вакыт - 1:1), икенче уенда шалелеләр 6:2 исәбенә җиңде. Өченче хәлиткеч уенда «Аякс» кабат 4:2 исәбе белән җиңү яулады.
Кече кубок өчен уенда «Энергия» «Спортинг» командасын җиңде - 5:4, 4:3, «Фортуна» - «Феникс» - 7:5, 9:4.
Барлык уеннар да балалар шәһәрчегендә эш көннәрендә уза. Башлана 20.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса