Беренче турнирлар югары дәрәҗәдә үтте
Яңа елның беренче көннәре спорт ярышларына бай булды, питрәчлеләр район ярышларында актив катнашып кына калмадылар, республика ярышларында да чыгыш ясадылар.
КӨРӘШ
Питрәч балалар һәм яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбендә якташыбыз – офицер Мөнир Сөнгатуллин истәлегенә көрәш буенча традицион ачык турнир узды. Дүртенче турнир безнең районнан һәм Казаннан алтмыштан артык яшь көрәшчене җыйды, алар өч авырлык категориясендә көрәштеләр.
Тантаналы ачылыш вакытында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Рафил Нурмөхәммәтов, балалар һәм яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе директоры, Мөнирнең беренче тренеры (сүз уңаеннан, ул район җыелма командасы әгъзасы, ярышлар призеры иде) Илшат Шәфигуллин һәм безнең районның данлыклы көрәшчеләре, дуслары, Россия армиясе офицерының сыйныфташлары яшь көрәшчеләрне, тренерларны, җанатарларны котлады һәм уңышлар теләде.
Кышкы каникуллар булуга карамастан, яшь көрәшчеләр ярышларга бик яхшы әзерләнгәннәр, алар үзләренең барлык осталыкларын күрсәттеләр, чөнки алар өчен трибуналардан туганнары һәм дуслары бик теләп җанаттылар. Чыннан да, иң кызыклы бәйгеләр яшь көрәшчеләр арасында үтә. Монда матур бил алышулар, җиңү һәм җиңелүләрне күрергә мөмкин.
Берничә сәгатьтән соң, дүртенче турнир җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды. Мөнирнең туганнары Рияз (2009-2010 елгы егетләр арасында 25 килограммга кадәр) һәм Инсаф Сөнгатуллиннар (2006-2008 елгылар, 42 килограммга кадәр) турнирның җиңүчеләре булдылар.
Башка җиңүчеләр: Рәсүл Хәбибуллин (2009-2010 елгылар, 36 килограммнан артык, беренче мәктәп), Мөхәммәдали Абдурафиев (2006-2008 елгылар, 35 килограммга кадәр, беренче мәктәп).
Олырак яшүсмерләр (2003-2005 елгылар) арасында көрәш аеруча кызу булды, биредә биш авырлык категориясендә көрәштеләр. Монда җиңүчеләр булып Фәнил Галиуллин (45 килограммга кадәр, Шәле), Инсаф Гыйрфанов (50 килограммга кадәр), Инсаф Шәйдуллин (65 килограммга кадәр, икесе дә Казаннан), Илдар Исмәгыйлов (55 килограммга кадәр, Ленино-Кокушкино), Булат Илмәтов (65 килограммнан артык, Питрәч) саналдылар. Барлык призерлар да оештыручылар һәм спонсорлардан Мөнирнең сурәте төшерелгән медальләр һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
- Мин абыем Мөнир истәлегенә үткәрелгән турнирда катнашкан һәркемгә - яшь спортчыларга да, спорт мәктәбе коллективына да, дусларыма да рәхмәтлемен, - диде ярыштан соң Марсель Сөнгатуллин. Шунысы куанычлы, ел саен катнашучылар саны арта бара.
ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ
Районда, беренче мәктәп базасында, укучылар һәм өлкәннәр арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Турнирда районның җиде мәктәбеннән яшь спортчылар катнашты. Виктория Кузнецова (икенче мәктәп), Семен Совин (беренче мәктәп), Олег Кузнецов, Альбина Арсентьева, Сергей Павлов (барысы да Питрәчтән) җиңүче булдылар.
Гомумкоманда зачетында мәктәп укучылары арасында урыннар түбәндәгечә: 1. беренче мәктәп,
2. икенче мәктәп, 3. Кибәч, 4. Шәле, 5. Ленино-Кокушкино, 6. Богородск, 7. Надеждино.
Безнең 2007 елгы һәм кечерәк дүрт яшь тенисчыбыз – Семен Совин, Никита Одинцов, Максим Абалымов һәм Даляр Лягушкин “Татарстан өметләре” республика турнирында катнаштылар.
Семен әлеге дәрәҗәле ярышларда призлы өченче урынны алып кайтты.
Безнең Питрәч командасының тренерлары – абыйлы-энеле Павел һәм Виталий Тихоновлар.
ХОККЕЙ
“Питрәч-Арена” боз сараенда Татарстан хоккей федерациясе призларына ике турнир узды.
Кызганыч, бу ярышларда яшь питрәчлеләр осталыклары белән балкый алмады.
Башта бозга 2009 елгы егетләр чыкты. Икенче этап уеннары шулай тәмамланды. Безнекеләр “Ижсталь” (Ижевск) командасына – 1:5, “Волна”га – 0:8, “Ак барс”ка (икесе дә Казаннан) – 2:4, “Олимпия”гә (Кирово-Чепеск) – 0:10, “Биектау”га (Биектау) – 2:5 исәбендә оттырдылар.
“Көмеш бүреләр”не (Алабуга) гына - 5:3 исәбе белән җиңделәр һәм, нәтиҗәдә, алтынчы урынны алдылар. Беренче урында – “Ижсталь”.
2010 елгы егетләр арасында беренче этап уеннары узды. Биредә безнекеләр шулай ук бер уенда гына җиңүгә ирештеләр, Буадан «Арктика» командасын 13:2 исәбе белән оттылар. Ә калган уеннарда “Ак Барс-1”гә - 2:8, “Ак Барс-2”гә - 0:3, “Динамо”га (барысы да Казаннан) - 3:5 һәм “Титан”га (Вавож) - 3:4 исәбенә оттырдылар. Нәтиҗәдә - бишенче урын. Алда “Ак барс-1”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа