Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең район Татарстанда Бөтенроссия йөгерү көненә кушылды

Стартка 5000гә якын питрәчле чыкты

Барлык торак пунктларда да стартка чыктылар.
Иң массакүләм йөгереш Питрәч наратлыгында узды. Биредә төрле яшьтәге 500дән артык кеше ярышты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, узган елларда катнашучылар күбрәк иде. Йөгерү көнендә һава торышы, гадәттә, сынатмый. Бу юлы да октябрьнең җылы кояшлы көне, көзге урман һәркемне үзенә җәлеп итте. Җыелганнарны йөгерү бәйрәме белән район  башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин котлады. Ул барысына да дистанцияне уңышлы узуларын теләде һәм мондый ярышларда иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу икәнлеген ассызыклады.

Тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә катнашучылар старт алдыннан күңелле музыка астында физзарядка ясады. Барысына да 1500 метр махсус әзерләнгән трасса буенча йөгерергә туры килде. Һәрвакыттагыча, ярышларның иң актив катнашучылары - яшь питрәчлеләр.

Иң кечкенәләр арасында (5-8 нче сыйныфлар) җиңүне район үзәгенең икенче мәктәбеннән Ангелина Стрелкова һәм Белкино мәктәбеннән Игорь Петров яулады. Югары сыйныф укучылары арасында финиш сызыгын беренче булып Ленино-Кокушкино авылының яшь спортчылары узды. Ярышларда Ралинә Закирова һәм Роман Иванов җиңү яулады.

Ир-атлар арасында финишка беренче булып район эчке эшләр бүлегеннән Иван Казаков килде. Яшьләр бүлеге вәкиле Ирина Илюхина хатын-кызлар арасында узышта ышанычлы җиңү яулады. Җитәкчеләр арасында спорт бүлегеннән Геннадий Дронов үз көндәшләрен артта калдырды.

Ветераннар арасында беренче урынны әлеге ярышларда берничә тапкыр җиңүче Илдар Гыйниятов яулады. Илдарның дусты Мансур Габделганиев икенче килде.

- Мин инде 16 ел рәттән «Милләтләр кроссы»нда катнашам. Элек ир-атлар арасында йөгердем. Соңгы берничә елда ветераннар арасында ярышам, - ди Мансур. - Буш вакытта Илдар белән бергә йөгерәбез, ә кышын чаңгыда йөрибез. Мин төзелештә эшлим, анда күп көч таләп ителә. Спорт белән шөгыльләнү миңа физик форманы сакларга ярдәм итә, - диде ул.

Кросста катнашучылар йөгереп килгәч, узган еллардагы кебек тәмле коймак белән чәй эчүне оештырган булсалар, яхшы булыр иде, дигән теләкләрен белдерделәр. Алар киләсе кросста мондый чара оештырылыр дигән өметтә кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса