Безнең яшь көрәшчеләр республикада икенче булдылар
Теләчедә 2003-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге булып узды.
Комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, Теләче командасын алга уздырып, гомумкоманда зачетында икенче урынны яулый алдылар. Өченче урында Яр Чаллы командасы. Питрәчнең яшь көрәшчеләре белән тренерлар Николай Крылов, Фәрхәт Фәйзуллин, Андрей Чиндин шөгыльләнә.
Питрәчле Азат Хәмдиев 95 килограммга кадәр авырлык категориясендә Татарстан чемпионы булды. Лиана Галиева (44 килограммга кадәр), Ксения Демидова (57 килограммга кадәр), Рүзәл Багиров (85 килограммга кадәр) ярышларда икенче булдылар.
Регина Бариева (62 килограммга кадәр), Ольга Еланская (70 килограммга кадәр) һәм Александр Петров (71 килограммга кадәр) пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа