Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бүген “Питрәч-Арена”да район беренчелеге лидерлары матчы

Кызу баталийлар дәвам итә.

Авыл яшьләре арасында ачык район беренчелеге дәвам итә. Беренче түгәрәк ахырга якынлаша, инде лидерлар да билгеләнде. Питрәч "Соболь" командасы сигез очрашуда сигез җиңү яулады, ул катнашучылар исемлегендә беренче урында тора. Икенче урында "Питрәч 2" командасы, ул бары биш очрашу гына үткәрде, ләкин, шулай ук көндәшләренә бер тапкыр да бирешмәде, рәттән биш җиңү яулады. Өченче урын хәзер Ленино-Кокушкино авыл җирлеге командасында, дүртенче - теләчеләрдә, алар шулай ук беренчелектә катнашучылар, бишенчедә - шәлелеләр, алтынчы урында - Кощак командасы, списокны Пимәр, Күн, Татар Казысы һәм Татар Тау Иле тәмамлый.

Нәкъ бүген, җанатарларга бик мавыктыргыч уен вәгъдә итеп, бозга турнир лидерлары, "Соболь" һәм "Питрәч 2" командалары чыга. Матч 19:45тә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса