“Чаңгы юлы–2017” үзенә дәшә!
Безнең илдә чаңгы юлына басу популярлашты, һәр елны февральдә күп кенә россиялеләр әлеге ярышларда актив катнаша.
Быел "Чаңгы юлы-2017" безнең районда 11 февральдә 12 сәгатьтә наратлыкта үтәчәк.
Кызлар һәм хатын-кызлар, ветераннар 1,5 километр арада, егетләр, ир-атлар 3 километр арада ярышачак.
Чаңгы ярышларыннан соң барлык теләүчеләр 3 һәм 5 километр арада ГТО нормаларын тапшыра алачак.
Питрәчлеләрне чаңгы ярышларыннан тыш уен конкурслары һәм концерт номерлары көтә.
Барыгызны да чаңгы юлында көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа