Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Футбол буенча район чемпионатының чираттагы 19 тур уеннары узды

«ТатХод» җиңүгә якыная бара

Авыл яшьләре арасында футбол буенча район чемпионатының чираттагы 19 тур уеннары узды.

Лидер «ТатХод» уен мәйданына чыкмыйча гына өч очко яулады. Аның көндәше «Фрейндшип» уенга килмәде, шуңа күрә татартауиллеләргә  5:0 исәбе белән техник җиңү билгеләнде.
«Легион» (Шәле) һәм «Аякс» (Ленино-Кокушкино) арасында кызыклы уен узды. Бу командалар лидердан калышырга теләми.  Алар 1:1 исәбе белән тигез исәпкә уйнады һәм берәр очко алды. Хәзер «ТатХод»ның - 52, «Легион»ның - 46, «Аякс»ның 44 очкосы бар. Дүртенче урында «Барса» бара - 38 очко. «Спортинг»ның  гына әлегә бер  очкосы да юк.
Бу тур зур җиңүләргә бай булды. «Барса» «Олимп»ны - 8:2, «Стар» - «Дортмунд»ны - 12:2, «Атлетико» - «Аврора»ны - 13:3, «Арсенал»  - «Спортинг»ны - 11:1 исәбенә җиңде,  «Фортуна» һәм «Мансити» 4:4 исәбенә уйнады.
Бомбардирлар исемлеген элеккечә үк Алексей Ивановский («Стар») җитәкли, ул гол+пас системасы буенча 73 балл (48+25) җыйды. Икенче булып Сергей Одинцов («Атлетико»)  бара – 68 балл (54+14).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше