Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Һәвәскәр балыкчыларны ярышта көтеп калабыз

Якшәмбе, 20 августта, Люткино буасында (Шәле авылы артында) һәвәскәр балыкчы Миннулла Шәмсетдинов истәлегенә балык тоту буенча район ачык беренчелеге узачак.

Катнашучыларга үзләре белән калкавычлы кармак (ике крючоклы  рөхсәт ителә), запас крючоклар, тондыргыч, леска һәм җим алырга кирәк. Ярышларда районда яшәүчеләр генә катнаша ала.

 Балык тотудан тыш, төрле конкурслар узачак, иң беренче тотылган һәм иң зур балык өчен призлар көтелә.

Җиңүчеләрне һәм призерларны 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм 15 яшьтән олырак ир-егетләр арасында тотылган балыкның гомуми авырлыгы буенча билгеләячәкләр. Аларны истәлекле бүләкләр, дипломнар һәм медальләр көтә.

Ярышларның башлану вакыты: 6.30. Тулырак мәгълүматны оештыручыдан белеп була: 89046677482 (Илшат). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: ЗОЖ