Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңел атлетика. Беренче мәктәп - беренче

Тугыз командадан яшь спортчылар җиңел атлетика буенча чираттагы район беренчелеген үткәрделәр, ул РФнең атказанган тренеры, спорт мастеры В.Н.Мастров истәлегенә багышланды.

Мәктәп укучылары ун спорт төре буенча ярышты.

Анда җиңүчеләр: Диләрә Насыйрова (Ленино-Кокушкино), Владислав Дементьев (2 нче мәктәп) - 100 метрга йөгерүдә, Ләйсән Гарифуллина (Ленино-Кокушкино), Инсаф Гыймадиев (Шәле) - 400 метрга йөгерүдә, Лилия Кәримова (Шәле), Дмитрий Саферов (1 нче мәктәп) - 800 метрга йөгерүдә, Рифат Гайнуллин (Ленино-Кокушкино) - 1500 метр, Ләйсән Абдуллина (1 нче мәктәп), Инсаф Гыймадиев (Шәле) - сөңге ыргытуда, Лия Хәсәнова, Никита Мишухин (икесе дә 1 нче мәктәптән) - диск ыргытуда, Лия һәм Никита ядрә атуда да район чемпионнары булып калды. Валерия Демидова (2 нче мәктәп) һәм Айнур Миңнебаевка (Шәле) озынлыкка сикерүдә тиңнәр булмады.

Катнаш эстафетада шәлелеләр җиңү яулады, икенче урында - ленинококушкинолылар, өченче урында - 1 нче мәктәп командасы.

Гомумкоманада исәбендә беренче урында - 1 нче мәктәп, икенче урында - ленинококушкинолылар, өченче урында - шәлелеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт атлетика