Хәлиткеч уеннар вакыты җитте
Хоккей ярышларының финал уеннары якынлаша. Уеннар бик киеренке көрәштә уза. Еш кына матч нәтиҗәсе уеннарның соңгы секундларында гына хәл ителә.
Ниһаять, Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашучы “Пестрецы-2006” командасы биш очко яулый алды. Питрәчлеләр үз бозында “Ижсталь” (Ижау) командасын кабул итте һәм 3:2 исәбе белән ике җиңүгә иреште. Беренче уенда җиңүгә соңгы минутларда гына ирештеләр, ә икенчесендә овертаймда җиңделәр.
ТР Хоккей федерациясе призына үткәрелгән турнирда безнең “Пестрецы-2010” командасы финалга чыга алмады. Ярымфинал уеннарының берсе “Питрәч-Арена”да узды. Безнең хоккейчылар “Лидер”ны (Ульяновск) – 3:1, “Айсберг”ны (Менделеевск) – 3:1 исәбе белән җиңделәр, “Динамо-1”га - 0:1, “Волна”га – 0:3 (икесе дә Казаннан), “Девон”га (Туймазы, Башкортстан) 1:5 исәбенә оттырды. Нәтиҗәдә, безнекеләр дүртенче урынны гына алды, ә финал төркеменә өч команда, “Динамо-1”, “Волна” һәм “Девон” үтте.
Безнең хоккейчылар хәзер 7-12 урын өчен уйнаячак.
Бердәм хоккей лигасы беренчелегендә “Пестрецы” ХК ирләр командасы үз бозында ике уен үткәрде. Башта алар “Тимерхан” (Байлар Сабасы) белән уйнадылар. Безнең хоккейчылар соңгы минутта алка керттерделәр һәм уен 2:2 исәбе белән тәмамланды.
ТХФП (Казан) командасына каршы уенда 3:2 исәбе белән җиңү яуладылар. Безнең хоккейчылар җиңү алкасын матч азагына өч секунд кала керттеләр.
Авыл яшьләре арасында хоккей буенча ачык район беренчелегенә төркем уеннары тәмамланды. Турнирда барлыгы тугыз команда катнашты. Даими беренчелек нәтиҗәләре буенча турнир таблицасында командалар түбәндәгечә урнашты: 1. “Спарта” (Кощак) - 16 очко, 2. “Шали” ХК - 11 очко, 3. “Соболь” (Питрәч) - 11 очко, 4. “Пестрецы -2” ХК - 10 очко, 5. "Алмаз" (Атабай, Лаеш районы) - 10 очко, 6. “Тюлячи-2” ХК - 8 очко, 7. “Конь” ХК -
6 очко, 8. “Пановка” ХК - 4 очко, 9. “Пимери” ХК - 2 очко.
Тиздән хәлиткеч уеннар башланачак.
Авыл яшьләре арасында хоккей буенча район чемпионы, узган елдагы кебек үк, “плей-офф” системасы буенча билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа