Көекнең «Алгоритм» лицеенда грек-рим көрәше буенча турнир узды
Спорт

Көекнең «Алгоритм» лицеенда грек-рим көрәше буенча турнир узды

Чара «Динамо» Бөтенроссия җәмгыятенең 100 еллыгына багышланды

Көек авылының "Алгоритм" лицеенда 2010-2011 елгы яшь динамолылар арасында грек-рим көрәше буенча турнир узды.

Турнирны ачу тантанасында яшь спортчыларны ТР Спорт көрәше федерациясе вице-президенты Рөстәм Таһиров, Казан шәһәренең спорт көрәше федерациясе рәисе Рамил Сөләйманов, грек-рим көрәше буенча ТР җыелма командасы баш тренеры Данис Таһиров, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте матбугат хезмәте башлыгы Светлана Посысоева һәм лицей директоры Лариса Глибина сәламләде.

Ярышларда 52 спортчы катнашты. Катнашучыларның барысына да грамота, медаль һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше