Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мини-футбол буенча Питрәч районы чемпионаты призерларын бүләкләделәр

Бүләкләү тантанасы традицион рәвештә Җиңү көнендә, 9 Майда узды

Балалар шәһәрчегенең футбол мәйданчыгында авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионаты призерларын бүләкләү булды. 

Чемпионатта барлыгы 14 команда катнашты, алар ике әйләнешле турнир үткәрде, аның нәтиҗәләре буенча район чемпионы һәм призерлары билгеле булды. 

Беренче тапкыр район чемпионы исемен "Легион" (Шәле) алды, икенче урында - "Виктория" (Питрәч) һәм өченче урында - "Ленино" (Ленино-Кокушкино). 

Турнирның иң яхшы капкачысы итеп Леонид Архипов ("Ленино") танылды, иң яхшы бомбардир - Сергей Одинцов ("Виктория") - 91 балл (62 гол, 29 гол пасы) һәм иң яхшы пас бирүче - Владислав Шуплецов ("Барса") - 35 гол пасы. 

Шул ук көнне Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов исемендәге Кубокка турнир үтте, анда 12 команда катнашты. Кубокка "Ленино" командасы ия булды, икенче урында - "Виктория" һәм өченче урында - "Аякс" (Ленино-Кокушкино).

Шулай ук биредә мәктәп командалары арасында баскетбол буенча ярышлар да узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше