Мини-футбол буенча район чемпионатында дүртенче тур уеннары узды
Уеннар көтелмәгән нәтиҗәләр һәм зур җиңүләр китермәде.
Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатында дүртенче тур уеннары узды.
Чемпионат лидеры «Олимп» (Питрәч) үз якташлары «Барса» командасын 8:3 исәбе белән җиңде һәм турнир таблицасын җитәкләде.
Шулай ук «Ред Булл» югалтуларсыз бара, аларның исәбендә 9 очко, әмма «кызыл үгезләр» әле өч уен гына үткәрделәр һәм бу турда ял иттеләр. Татар Тау Иленнән «Ак барс»ның да исәбендә 9 очкосы бар, ул «Аврора»ны 3:2 исәбе белән җиңде. Турнир таблицасының ахырында «Спарта» һәм «Трудовые резервы» бара, алар барлык уеннарда да җиңелделәр. «Спарта» - «Виктория» - 1:4, «Трудовые резервы» - «Арсенал» - 2:7.
Турның башка уеннары түбәндәге нәтиҗәләр китерде: «Фортуна» - «Ленино» - 4:3, «Фрейндшип» - «Милан» - 5:2, «Вендетта» - «Аякс» - 3:3.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа