Мини-футбол: узган ел чемпионы "Виктория" янә лидерлар рәтендә
«Виктория» командасы авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатында биш матчта да җиңү яулады.
Алтынчы турда ул КПРФ командасын 5:1 исәбенә җиңде һәм 15 очко җыеп, турнир таблицасын җитәкләде.
Икенче урында «Ред Булл» бара, ул «Трудовые резервы» командасын тар-мар итте, матчның йомгаклау исәбе «Красные быки» файдасына - 11:3. Өченче урында баручы «Атлетико» «Фрейндшип» белән тигез исәпкә уйнады - 1:1, хәзер аларның 13 очкосы бар. Әлегә 12 очко белән дүртенче урында «Феникс» - ул «Легион»ны 5:4 исәбенә җиңде. Бу турда тагын бер уен тигез исәпкә тәмамланды, «Стар» һәм «Фортуна» - 4:4.. «Аякс» «Фамили»не 9:2 исәбе белән җиңде. Ике уен бик киеренке көрәштә узды һәм бер гол аерма белән бер команданың җиңүе белән тәмамланды. «Искра» «Фрейндшип» - 6:5 җиңде, «Барса» - «Искра» - 4:3.
Бомбардирлар арасында лидер «Феникс»тан Далер Ахроров башкалардан 3 очкога калыша, хәзер аның исәбендә гол+пас системасы буенча 27 балл (18+9). Дмитрий Рубцовның («Атлетико») - 24 балл (14+10).
Киләсе турда җанатарларны берничә кызыклы матч көтә: «Виктория» - «Олимп», «Ред Булл» - «Феникс», «Атлетика» - «Барс» һәм башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа