Николай Валуев Питрәч егетенә медаль тапшырды
Питрәчле Никита Мишухин беренче тапкыр Казан шәһәрендә юниорлар арасында бокс буенча ачык беренчелектә катнашып беренче урынны алды. Ярышларга мактаулы кунак булып бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев та килгән иде. Ул җиңүчегә истәлекле медаль, грамота һәм акчалата бүләк тапшырды.
Никита Мишухин Казанда “Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә” ике елдан артык шөгыльләнә. Яшь боксчы Андрей һәм Галина Мишухиннар гаиләсенең сигез баласының берсе.
Әти-әнисе Никитаның уңышлары белән бик горурлана һәм аны кече малайларына һәрвакыт үрнәк итеп куя. Абыйлары көн саен шөгыльләнгәнгә һәм беркайчан да ялкауланмаганга күрә шундый көчле һәм нык, диләр. Бу күпбалалы гаиләдә һәр бала үсешенә зур игътибар бирәләр. Әйтик, сигез яшьлек Силантий – яшь хоккейчы, Питрәчтәге боз сараенда бишенче сезон шөгыльләнә. Унике яшьлек Алена – булачак балерина, Казан хореография училищесында белем ала һәм Муса Җәлил театрында бии. Гаилә башлыгының педагогик белеме бар, шуңа күрә ул балалар белән уртак тел таба белә, аларны тәртипкә өйрәтә, спортка мәхәббәт тәрбияли.
- Балалар үзләре өчен нәрсә файдалы булуын аңламаска да мөмкин, шуңа күрә әти-әниләр бу эшне үз кулларына алырга, балаларны төрле секцияләргә һәм түгәрәкләргә йөртергә тиеш. Күзәткәннән соң, баланың нәрсәгә тартылуын аңларга була, һәм инде алга таба әлеге юнәлештә үстерергә кирәк. Иң мөһиме, әти-әниләрнең үз вакытларын һәм көчләрен кызганмаулары, сабырлык күрсәтүләре, - ди Никитаның әнисе Галина.
Үзенең укучысы белән мәктәп тә горурлана. Никита – район үзәгенең беренче мәктәбе укучысы.
- Никита бик яхшы укучы, мөстәкыйль һәм бик җаваплы, - диде аның турында беренче мәктәп директоры Фәридә Дәүләтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа