Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Пестрецы-2006» хоккей командасы Татарстан беренчелеге матчында чираттагы җиңү яулады

Уен 8:3 исәбе белән тәмамланды.

2006 елгы егетләр арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенең беренче этабы дәвам итә. «1» төркемендә «Пестрецы-2006» командасы да уйный (тренер Игорь Сорокин). Безнең хоккейчылар чиртаттагы уенны Биектау җирле командасы белән үткәрделәр һәм 8:3 исәбе белән җиңү яуладылар. Питрәчлеләрдән алкаларны Никита Кузьмин, Артем Мурашов, Сәйдәш Хуҗин (икешәр), Айнур Әхмәтҗанов һәм Кирилл Ильин (берәр) кертте. 

Бу төркемдә «Зилант» (Казан) алда бара, аның активында 19 очко бар, безнең командада - 17, «Биектау»да - 11 очко.

Питрәчле Никита Кузьмин иң яхшы бомбардирлар исемлегенә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше