Баскетбол һәм хоккей турында

Болгарда 2009 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан беренчелеге узды. Турнирда 11 команда катнашты. Питрәч баскетболчылары үз төркемнәрендә мәйдан хуҗаларын, Болгардан көндәшләрен 38:21 исәбе белән җиңде. Шулай ук Кукмара командасын да җиңделәр, матч исәбе – 38:13.
Финалда төркем җиңүчеләре очрашты, питрәчлеләр ике матчта да җиңелде: Әлмәт командасына 15:40 һәм Кама Аланы командасына 25:65 исәбе белән.
Нәтиҗәдә, безнең баскетболчылар (тренерлар Илгизәр Гыйләҗев һәм Ленар Гайсаров) өченче урынны алдылар, моның өчен аларны бронза медальләр белән бүләкләделәр.
2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенең беренче уенында питрәчлеләр үз бозларында Казанның “Зилант” командасын кабул иттеләр. Уен кызыклы узды, көндәшләр бер-берсенә лаеклы иде. Боз сараена җанатарлар күп җыелган иде, алар да зур хоккейны сагынган.
Уен барышында казанлылар 3:1 исәбе белән алда барды, әмма безнең егетләр исәпне тигезли алды. Аннары “Зилант” яңадан 4:3 исәбе белән алга чыкты, питрәчлеләр матч ахырында исәпне тигезләделәр. Судьялар нигезләмәсе буенча матчтан соңгы буллитлар билгеләделәр, анда безнең хоккейчылар төгәлрәк булдылар һәм уенда 5:4 исәбе белән җиңделәр. Шулай итеп алар беренче тренерлары Виктор Сорокинның туган көненә бүләк ясадылар. Хәзер команданың тренеры – Виктор Павловичның улы Игорь Сорокин.
Питрәчлеләрдән алка кертүчеләр – Никита Кузьмин (2), Илназ Миңнуллин, Фаяз Гыймадиев (хәлиткеч буллитны да ул кертте).