Спорт

Питрәч районында 2022 елгы спорт җиңүләре

Без иң якты 10 казанышны билгеләдек.

Питрәч егете ирекле көрәш буенча Татарстан чемпионатында икенче урынны алды

Кощак авылыннан Айназ Якупов (тренеры - Андрей Чиндин) ирекле көрәш буенча Татарстан чемпионатында икенче урынны алды һәм көмеш медаль алды. Чемпионат Түбән Камада узды. Анда 100гә якын спортчы катнашты.


Питрәчлеләр билбау көрәше буенча ике медаль яуладылар

Питрәч спортчылары Россиянең атказанган тренерлары М.М. Сәхабетдинов һәм А.Ш. Шәйхетдинов истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында катнаштылар. Тренер Андрей Чиндин тәрбияләнүчеләре Илдар Байтимеров (100 килограммга кадәр) беренче урынны алды, Ксения Демидова бронза медаль яулады (58 килограммга кадәр).


Питрәч спортчылары заманча кылыч сугышы буенча Россия чемпионатында җиңделәр

Пушкино шәһәрендә заманча кылыч көрәше буенча X юбилей Россия чемпионаты узды, анда Питрәч сугышчылар клубында тәрбияләнүчеләр лаеклы бүләкләр алдылар.

  • Антон Глинушкин (беренче мәктәп) - "Щит-кылыч" номинациясендә Россиянең көмеш чемпионы;
  • Ксения Фадеева (беренче мәктәп) -  "Щит-кылыч" номинациясендә Россиянең алтын чемпионы һәм "Кылыч-баклер" номинациясендә бронза призер;
  • Илья Цыганов (икенче мәктәп) - "Кылыч-баклер" номинациясендә Россиянең көмеш чемпионы;
  • Анастасия Гаврилова (икенче мәктәп) - "Триатлон" номинациясендә Россиянең алтын чемпионы.

Питрәч егете ММА буенча ТР чемпионатында беренче урынны алды

ММА буенча Татарстан Республикасы чемпионатында Әсхәт Шәйхисламов (80 кг, 14-15 яшь) авырлык категориясендә чемпион булды һәм Татарстан Республикасы җыелма командасына эләкте.


Питрәч спортчылары ике бронза медаль яулады

Санкт-Петербургта армспорт буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан җыелма командасы составында Питрәч спортчылары да катнашты. Артур Макаров һәм Нияз Баһаутдинов (тренерлары Сергей Блохин) үз үлчәү категорияләрендә өченче урыннарны алдылар һәм бронза медальләр яуладылар.


Питрәч хоккейчылары Татарстан беренчелегендә өченче урында

Арчада 2010 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенең финал уеннары узды. Аларда республиканың иң көчле 6 командасы көч сынашты. Безнең яшь хоккейчылар өч команданы җиңде һәм ике командага оттырды. Нәтиҗәдә, Питрәч егетләре (тренерлары Илдар Таҗетдинов һәм Сабир Янов) өченче урынны алды һәм бронза медальләр яулады.


Питрәч егете гер спорты буенча Россия чемпионы булды

Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәрендә гер спорты буенча Россия беренчелеге узды. Кибәчтән Александр Дормидонтов ветераннар арасында ил чемпионы булды.


Кощактан бодибилдер Чувашия Кубогының абсолют чемпионы булды

Кощак авылында яшәүче Адель Галиев бодибилдинг буенча Чувашия Республикасы кубогында катнашты. Ул анда беренче тапкыр чыгыш ясады һәм абсолют чемпион булды.


Кощак авылында яшәүче билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә икенче урын алды

12-15 октябрьдә Астана шәһәрендә (Казахстан) билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды. Россия җыелма командасы составында Ксения Демидова катнашты. 58 кг авырлык категориясендә ул мактаулы 2 нче урынны алды. Спортчы тренер Чиндин Андрей Михайлович җитәкчелегендә шөгыльләнә.


Питрәч баскетболчылары Татарстан беренчелегендә икенче урын алды

Кама Аланында 2009 елда туган яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан беренчелегенә финал уеннары узды.
Безнең команда үз төркемендә Азнакайны - 69:23, Алабуганы - 58:28, Аксубайны - 64:11 исәпләренә отты. Ярымфиналда питрәчлеләр шулай ук Байлар Сабасын 42:28 исәбенә тар-мар итте. 
Паркет хуҗалары командасына каршы финал уены уңышсыз булды. Кама Аланы командасы уенны бик көчле үткәрде һәм питрәчлеләрне 62:24 исәбе белән җиңде. 
Җиңелүгә карамастан, бу безнең егетләр өчен зур уңыш.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше