Район чемпионатының 12 турында берьюлы биш матч узды.
"Олимп" (Питрәч) командасы ике уен үткәрде. Башта питрәчлеләр "Иске Шигали"ны 2:1 исәбенә отты, аннары "Кулаево"ны да шундый ук исәп белән җиңде. Чемпионат лидеры - Шәленең "Легион"ы "Янцевары"ны 2:0 исәбенә отты. "Факел" "Кобяково"ны 2:1 исәбенә җиңде. "Богородское" да 2:0 исәбе белән "Юниор"ны (Шәле) җиңде.
12 турдан соң турнир таблицасы алдагыча: 1. "Легион" - 27 очко, 2. "Кулаево" - 22, 3. "Иске Шигали" - 20, 4. "Олимп" - 19, 5. "Факел" - 18, 6. "Янцевары" - 15, 7. "Богородское" - 14, 8. "Кобяково" - 12, 9. "Юниор" - 9.