Спорт яңалыклары
Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район чемпионатының 18 туры «Легион» (Шәле) - «Факел» (Күн) матчы белән башланды. Бу командалар арасындагы уеннар һәрвакыт киеренке көрәштә уза һәм бу уен да искәрмә түгел. Биредә «Легион» алга чыкты һәм 2:0 исәбе белән гомуми җиңүне яулады.
- Турнир ахыры якынлашу сизелә, барлык командалар да мәйданчыкка җиңү һәм очко туплау максаты белән чыга. Уеннар да кызыклы һәм киеренке уза, - ди узган чемпионатның иң яхшы уенчысы, «Легион» һөҗүмчесе Алмаз Галиуллин.
Шулай ук «Олимп» (Питрәч) белән «Янцевары» арасында да уен узды. Биредә питрәчлеләр 2:0 исәбенә җиңү яулады.
Киләсе уенда "Иске Шигали" "Юниор" ны (Шәле) 2:1 исәбе белән, "Кобяково" "Кулаево"ны шул ук исәп белән отты.
18 турдан соң турнир таблицасын 39 очкога ия «Легион» җитәкли. Киләсе урыннар түбәндәгечә: «Олимп» - 36, «Кулаево» - 33 очко. Дүртенче урында - «Иске Шигали» - 31, 5. "Факел" - 26, 6. "Янцевары" - 25, 7. "Кобяково" - 19, 8. "Богородское" - 18, 9. "Юниор" - 10.