Питрәч хоккейчылары Россия һәм республика ярышларында катнашты
Безнең спортчылар җиңүләр яулады һәм җиңелүгә дучар булды
Узган ялларда Питрәч хоккей командалары берничә турнирда катнашты.
Питрәчтә 2015 елгы яшүсмерләр командалары арасында Татарстан хоккей федерациясе призларына турнирның икенче этабы узды. "Н" төркемендә "Пестрецы-2015" командасы барлык матчларда да җиңү яулады һәм хәзерге вакытта үз төркемендә 15 очко белән алда бара. Алар көндәшләре капкасына 30 алка кертте, ә үз капкаларына бары тик 5не генә керттерделәр. Безнең яшь хоккейчылар "Лесные пчелы" (Алабуга) командасын - 3:2, "Медведи" (Можга, Удмуртия) – 9:1, "Спутник" (Әгерҗе) - 4:0, "Торнадо" (Теләче) - 4:2, "Ак барс" (Казан) - 10:0 исәбе белән җиңделәр.
"Пестрецы-2013" командасы да чираттагы уеннарын үткәрде, алар ПФО беренчелегендә А/Б күчеш турнирында катнашалар. Питрәчлеләр Кировта җирле "Союз" командасы белән уйнадылар. Беренче көнне безнең команда хуҗаларга 0:5 исәбе белән оттырды. Икенче уенда беренче булып "Союз" хоккейчылары исәпне ачты, ә Тимофей Нефедов исәпне тигезләде. Уен шулай 1:1 исәбе белән тәмамланды. Буллитлар сериясендә питрәчлеләр җиңү яулады. Хәлиткеч буллитны Дмитрий Черепанов гамәлгә ашырды.
"Пестрецы-2011" командасы да чираттагы уенын үткәрде, ул Татарстан беренчелеге кысаларында "В" төркемендә "Арктика" (Буа) командасын кабул итте һәм 5:9 исәбе белән оттырды. Питрәчлеләрдән алканы Илһам Дәминов (4 гол) һәм Максим Николаев кертте. Шулай итеп, безнең егетләр беренче әйләнештә 2:10 исәбе белән җиңелгән өчен реванш ала алмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа