Ярышлар Үзбәкстанда узды

7-12 сентябрьдә Хива шәһәрендә гирь спорты буенча дөнья чемпионаты узды.
Россия җыелма командасы составында ярышларда Кибәч авылыннан Питрәч спортчысы Александр Дормидонтов катнашты. Ул ветераннар арасында чыгыш ясады һәм ике номинациядә көмеш медальләр яулады.