Питрәчлеләр Татарстан чемпионатыннан медальләр белән кайттылар
Ярышлар Чистайда узды
Районның җыелма командасы армспорт буенча Татарстан чемпионатында катнашты.
Артур Макаров, Илгиз Нәфыйков үз авырлык категорияләрендә чемпионнар булдылар. Өченче урынны Сергей Блохин, Илнур Әүхәдиев, Антон Фирсов, Михаил Федянин, Евгений Вдовин һәм Әлфис Әхмәтов яулады. Кирилл Петрушин һәм Павел Пушков дүртенче урынны алдылар.
Егетләрнең тренеры - Россиянең атказанган тренеры һәм спорт мастеры Сергей Блохин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа