Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчлеләрне чаңгы ярышларына чакыралар

Еллык традицион массакүләм чаңгы ярышлары шимбә, 11 февральдә узачак.

Безнең районда чаңгы ярышлары барлык торак пунктларда да үтәчәк, ә төп ярышлар Питрәч авылы наратлыгындагы стадионда узачак. Ярышлар 10 сәгатьтә башлана. Башта катнашучыларны теркәячәкләр, аннары тантаналы ачылыш булачак.

Беренче старт 11 сәгатькә билгеләнгән, аны 5-8 сыйныф кызлары һәм малайлары ачачак, алар 1,5 километр арага йөгерәчәк. 9-11 сыйныфта укучы кызлар да, хатын-кызлар, ветераннар, оешма һәм предприятие җитәкчеләре  дә шундый ук араны узачак. 9-11 сыйныфта укучы малайлар һәм ир-атлар 3 километр арада узышачак.

Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүчеләрне бүләкләр, кайнар чәй, җыр-биюләр, уеннар, конкурслар көтә. 

Питрәчлеләрне һәм район кунакларын спорт чарасында актив катнашырга һәм саф һавада ял итәргә чакыралар.

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше

2
X