Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчтә «Аҗаган» хәрби-патриотик уены узды

Инде икенче ел рәттән аны наратлыкта саф һавада оештыралар

Быел хәрби-патриотик уен якташыбыз, Советлар Союзы Герое Василий Осипов һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булган солдатлар истәлегенә багышланды.

– “Аҗаган”да булачак солдатлар катнаша. Бу сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары. Катнашучыларның яше – уналты яшьтән артмаска тиеш, – дип аңлатты әлеге чараны оештыручыларның берсе, “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең район үзәге директоры Наилә Таҗиева.

Районның төрле мәктәпләреннән ун команда көч сынашты. Питрәчнең икенче мәктәбеннән Каролина Яфарова пневматик винтовкадан ату буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Аны шунда ук республика ярышларына сайлап алдылар.

– Мин әле генә пневматик винтовкадан аттым, 33 балл җыйдым. Бу бик яхшы күрсәткеч. Мин үземнән бик канәгать, – дип уртаклашты ул.

Командалар спортның ун хәрби-гамәли төрендә көч сынаштылар: медицина әзерлеге, Калашников автоматын сүтеп-җыю, үрмәләп каршылыкларны үтү, граната ыргыту. Ләкин иң катлаулы этап кардан мина эзләү иде.

– “Аҗаган”га без күптән әзерләнә башладык инде. Ләкин миналар эзләмәдек, кайда нинди мина булырга мөмкин булуын теория буенча гына өйрәндек. Шуңа күрә бу этап безгә барысыннан да авыррак булды, – дип сөйләде Иске Шигали мәктәбе укучысы Станислав Волков.

Гомумкоманда зачетында беренче урынны Көек авылының күп профильле "Алгоритм" лицее алды, икенче урында - Ленино-Кокушкино мәктәбе, өченчедә - район үзәгенең беренче мәктәбе.

Чара Питрәч якташлар җәмгыяте иҗтимагый оешмасы ярдәме белән узды. Алар катнашучылар өчен кайнар туклану оештырды.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше