Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчтә җәйге нормативларны тапшырдылар

Питрәч авылы наратлыгында Хезмәткә һәм оборонага әзер спорт фестивале узды. Бу көнне район командалары йөгерү һәм көч дисциплиналарында, сыгылмалылыкта һәм озынлыкка сикерүдә ярыштылар.

Хәзерге яшьләр әле дә ГТОның әһәмиятен, аның чын асылын аңлап бетерми. Әгәр дә алар физик яктан  күнегүләргә әзер булсалар да, рухи яктан сүлпәнрәк. Фестивальнең судьясы, Питрәч икенче мәктәбенең физкультура укытучысы Рөстәм Кабилҗанов шундый фикердә.

– Дәресләрдә мин балаларга ГТОның асылын аңлатырга тырышам. Беренче чиратта бу характерны ныгыта. Физик яктан үскән кешенең тәне генә түгел, акылы да сәламәт, – ди Рөстәм Кабилҗанов.


ГТО нормаларын төрле яшьтәге кешеләр тапшырды. Иң яшь спортчыга 9 яшь, ә иң өлкәненә 63 яшь иде. Өлкән буын нормативларны рәхәтләнеп үтәде, шулай итеп алар яшьлекләрен искә төшерделәр. 59 яшьлек Илдар Гыйниятов 126 нчы янгын-коткару часте бүлеге командасыннан һәр сезонда алтын значок ала. Бу ел да искәрмә булмады.

– Көн саен физик күнегүләр ясарга тырышам. Җәен йөгерәм, кышын чаңгыда йөрим.  Төрле ярышларда катнашам, елына ике тапкыр ГТО тапшырам – бу зур мотивация бирә. Әмма беренче чиратта спорт белән үзем, сәламәтлегем өчен шөгыльләнәм, – дип билгеләп үтте Илдар Гыйниятов.

Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты Екатерина Андронова да үз көчен ГТО нормаларында сынап карарга булган.

– Мөмкин булганча йөгерергә тырышам. Бүгенге фестивальгә махсус әзерләнмәдем. Мөгаен, шуңа күрә кайбер нормативлар авыррактыр. Мәсәлән, минем өчен озынлыкка сикерү мәктәптә укыганда ук  проблемалы булды (елмая), ә перекладинага тартылуны мин “бик яхшы”га тапшырдым, – дип сөйләде ул.

Районда мондый чаралар елына ике тапкыр – җәйге һәм кышкы этапта уза. Аларның үз өстенлекләре бар. Югары сыйныф укучылары өчен ГТО значогы югары уку йортына кергәндә стимул булырга мөмкин.

– Кайбер югары уку йортларында ГТО значогы БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар бирә. Элек мондый өстенлек алтын медаль ияләренә генә бирелгән иде, хәзер көмеш һәм бронза медаль ияләренә дә баллар бирелә, – дип сөйләде ВФСК ГТО чараларын үткәрү буенча белгеч Энҗе Насыйрова. 

 

Команда зачетында Питрәч беренче мәктәбе өченче урынны, Ленино-Кокушкино мәктәбе икенче урынны алды. Иң спортчан мәктәп булып Питрәч икенче мәктәбе калды. Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән спортчылар безненң район исеменнән җәйге ГТО фестиваленең зона этабында чыгыш ясаячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: ЗОЖ